Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Аксубай районында терлекчелек фермасына заманча юл ачылды

Аксубай районында «Чистай» ХК «Молко» ҖЧҖнең «Луч» бүлекчәсенең яшь терлекләр үстерү фермасына илтә торган 320 метр озынлыктагы яңа асфальт юлны ачу тантанасы булды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Элегрәк фермага бару кыен булган: кышын юлны кар баскан, яз һәм көз көннәрендә машиналар пычракка батып калырга мөмкин булган, һәм эшчеләр автомобильләрен посадка янында калдырырга мәҗбүр булганнар. Җәй көне юл сикәлтәле булган, бу азык ташуны катлауландырган.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Алмаз Мингулов проектның әһәмиятен ассызыклады:

Юл – терлекчелек комплексларын һәм бөтен территорияне үстерүгә инвестиция юлы ул. Татарстан Хөкүмәте һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итүче мөһим проектлар гамәлгә ашырыла. Быел «Чистай» холдинг компаниясе хуҗалыкларында гомуми бәясе 80 миллион сумга якын булган өч объект төзелгән.

«Юллар – теләсә кайсы территорияне үстерүнең төп артерияләре. Алар продукциянең сыйфатын һәм чисталыгын тәэмин итәләр. Яңа инвестор килү белән бу авыл хуҗалыгы предприятиесенә актив үсеш башланды. Республикада күпсанлы программалар гамәлгә ашырыла, шул исәптән юл төзелеше буенча да. Ел саен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дистәләгән объектны файдалануга тапшыра», – диде Марат Җәббаров.

Министр юл төзелешендә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

«Чистай» холдингы генераль директоры Наил Залаков республика һәм ведомство җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, шулай ук эшне нәтиҗәле дәвам итәргә вәгъдә итте. Ул «Татавтодор» АҖ филиалы директоры Фәнис Сафинга Мактау грамотасы тапшырды.

Тантана символик рәвештә кызыл тасманы кисү белән тәмамланды. Ачылыш чарасында катнашучыларның алкышлары астында, йөк төялгән техника яңа юл буйлап фермага китте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *