Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Кама беренче булып күчмә «Юстиция көне»н кабул итте

Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Түбән Кама филиалы көллиятенең уку корпусы базасында күчмә «Юстиция көне» узды. Түбән Кама мондый чараларга старт бирде - якын арада алар Татарстанның барлык районнарында да узачак. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Чара хокукый тематика буенча өйрәтү семинарларын һәм дискуссия сессияләрен үз эченә ала. Яңа белемнәр һәм тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстанның барлык районнарыннан да диярлек ЗАГС идарәләре башлыклары килде, шулай ук Түбән Кама мәктәпләре директорлары, Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары җыелды һәм коммерцияле булмаган оешмаларны тәкъдим иттеләр.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты филиалының Казан институты директоры Юрий Кулешов һәм республика Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова сессиянең мактаулы кунаклары булды. Президиум әгъзалары тантаналы рәвештә чараны ачтылар.

Фото: © https://tat.e-nkama.ru/news/752/122840/

Радмир Беляев мондый семинарларның әһәмиятлелеген билгеләп үтте һәм Түбән Кама көллияте бу максатлар өчен даими мәйданчык була алачагына ышаныч белдерде.

Укулар арасындагы тәнәфесләрдә чара кунаклары «Герой гаиләсе» республика фотокүргәзмәсе белән таныша алдылар. Шулай ук чара кысаларында Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты вәкилләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр.

Фото: © https://tat.e-nkama.ru/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *