Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кайсы очракта татарстанлыларга пенсия түләнмәячәк

Пенсия яше җитү белән татарстанлыларның пенсия алу хокукы барлыкка килә. Әмма кайбер очракларда аны билгеләүдән баш тартырга мөмкиннәр. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Пенсия яшенә җиткән татарстанлылар иминият яки социаль пенсия рәсмиләштерә ала. Социаль пенсиядән аермалы буларак, иминият пенсиясе эш бирүче Социаль фондка күчергән взнослардан формалаша. Аны рәсми эшкә урнашкан кешеләр генә алу хокукына ия. Түләүләр күләме стажның озынлыгы һәм хезмәт хакы дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйле.

Иминият пенсиясе билгеләүдән кайчан баш тартырга мөмкиннәр

Пенсия яшенә җитмәү

Элек ир-атлар - 60, хатын-кызлар-55 яшьтә пенсиягә чыга иде. Әмма пенсия реформасыннан соң яшь акрынлап арта бара. 2028 елга ир-атлар түләүләрне - 65, хатын-кызлар 60 яшьтән рәсмиләштерә алачак.

Гариза булмау

Пенсия рәсмиләштерү өчен гаризаны вакытында - пенсия яше җиткәнче бер айдан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Моны Социаль фонд, күп функцияле үзәк, Дәүләт хезмәтләре яки почта аша эшләргә мөмкин.

Хезмәт стажының җитәрлек булмавы

Иминият пенсиясе алу өчен кимендә 15 ел рәсми стаж кирәк. Хисапка эшләгән еллар гына түгел, армиядә хезмәт итү, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау, инвалидка ярдәм итү, эшсезлек буенча пособие алу һәм кайбер башка чорлар да кертелә.

Пенсия балларының җитәрлек булмавы

2025 елдан 30 һәм аннан күбрәк пенсия баллы булу пенсиягә чыгуның мәҗбүри шарты санала. Әгәр баллар җитмәсә, аларны ирекле взнослар хисабына тупларга мөмкин.

Россиядә яшәү вакытының җитәрлек булмавы

Россиядә яшәргә рөхсәте булган чит ил кешеләре безнең ил гражданнары белән тигез шартларда пенсиягә дәгъва итә ала. Евразия икътисади берлеге гражданнарына берләшмә илләрендә тупланган стажны исәпкә алырга рөхсәт ителә. Социаль пенсия өчен Россиядә кимендә 15 ел яшәргә кирәк.

Документлардагы хаталар

Белешмәләрнең дөреслеге өчен булачак пенсионерлар да, эш бирүчеләр дә җаваплы. Әгәр хаталар дөрес булмаган исәпләүләргә китерсә, зыянны гаепле яклар компенсацияләргә тиеш.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *