Равил Сабыр: Съездда чыгыш ясарга телим, эшлекле тәкъдимнәрем бар
Бүген Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш съездында Берлекнең стратегик үсеше һәм Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар Союзы белән берләшү мәсьәләсе каралачак.
«Хисләр - катлаулы. Бирешәсе дә килми, чигенмичә булмаганын да аңлыйсың. Ә өмет юк түгел инде, өметсез - шайтан, диләр бездә. Трибунадан бу хәлләр турында үз фикеремне әйтәсем килә, эшлекле тәкъдимнәрем дә бар», диде Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы Равил Сабыр.
Ул съездда үзенә сүз биреләсенә ышана.
- Татарстан Язучылар берлеге съезды Тинчурин театры бинасында үтә.
- Көн тәртибендә Уставка үзгәрешләр кертелү, Татарстан Язучылар берлегенең идарәсен раслау мәсьәләләре дә бар.