Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәй районында махсус операциядә катнашкан якташлар истәлегенә зәңгәр чыршылар утырттылар

Зәй районы Аксар авылында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлар истәлегенә утыртылган зәңгәр чыршылар аллеясы барлыкка килде. Барлыгы 40 агач утыртылды.

Бу акция символик мәгънәгә ия: нәкъ 70 ел элек, 1955 елның 2 октябрендә, Бөек Җиңүнең 10 еллыгына авылда алма бакчасына нигез салынган. Ул чакта үсентеләрне питомниклардан алалар, ә агачларны колхозчылар һәм яшьләр утырта. Күмәк хуҗалык рәисе Шәймәрдан Шәвәлиев «Хәтер бакчасы»ның инициаторы була, ул - Татарстанның атказанган агрономы Миңнерифкать Шәвәлиевнең әтисе.

Фото: © Клара Ермолаева тәкъдим итте

Аксар авылыннан биш егет Ватан иминлеген саклап махсус операциядә һәлак булган.

«Без махсус операция геройлары һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү таңын якынайтучылар турында истәлекне сакларга тиеш. Һәрбер агач - батырлык һәм Ватанга мәхәббәт символы ул», - дип искәртте авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

Агачлар утыртуда авылдашлар белән бергә мәктәп укучылары һәм юнармия отряды әгъзалары да ярдәм итте. Бу балалар өчен ватанпәрвәрлек һәм туган як тарихына карата хөрмәт дәресе булды.

«Мондый чаралар безне Ватанны яратырга һәм аны саклаучыларны онытмаска өйрәтә», — диде мәктәп укучылары.

Фото: © Клара Ермолаева тәкъдим итте

Барлык агачларны да тиешле кагыйдәләр буенча утырттылар: 45 сантиметр тирәнлектәге чокыр казыдылар, дренаж түшәделәр, ашлама керттеләр. Утыртканнан соң үсентеләргә су сиптеләр, тирә-ягына вакланган имән кайрысы салдылар, шулай ук саклагыч каркаслар куйдылар.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Материал Клара Ермолаева катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *