Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Озак вакытлы карау системасы кысаларында 6 меңгә якын татарстанлы хезмәтләр ала

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 5 999 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалидлар озак вакытлы карау системасы хезмәтләре белән тәэмин ителгән. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 651 татарстанлыга өйдә, 348 кешегә стационар рәвешендә социаль хезмәт күрсәтелә.

2021 елның 15 июненнән республикада озак вакытлы карау системасына кертелгән гражданнар өчен түләүсез социаль пакет бирелә. Чит кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап, аның күләме атнага 7 сәгатьтән 28 сәгатькә кадәр булырга мөмкин: 1 дәрәҗә мохтаҗлык – 7 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр, 2 дәрәҗә – 14 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр, 3 дәрәҗә – 21 сәгатьтән 28 сәгатькә кадәр.

Өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны ярдәмчеләр карап торганга, аларның туганнары эшләрен ташламаска, ә үзләренең хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә һәм актив тормыш рәвеше алып барырга мөмкин. 2025 елның 9 аенда 710 кеше үз эш урыннарын саклап кала алган һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *