Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Камада биш гаилә күп балалы таныклыгы һәм «сабый сандыгы» алды

Түбән Камадан биш гаилә күп балалы таныклыгын алды. Тантаналы чара Түбән Кама районының ЗАГС идарәсендә узды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Күп балалы гаилә таныклыгы – сезнең ата-ана батырлыгыгызны, район һәм республика киләчәгенә керткән зур өлешегезне рәсми рәвештә тану. Бу сезнең хезмәтегезгә хөрмәт, сабырлык һәм чиксез мәхәббәт билгесе. Сез булачак галимнәрне, табибларны, инженерларны, хезмәт ияләрен, гади яхшы һәм намуслы кешеләрне тәрбиялисез. Төп байлык - мәхәббәт, үзара аңлашу һәм гаиләләрдә буыннарның ныклы бәйләнеше», – диде очрашуда катнашучыларга ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова.

Аның сүзләренчә, Татарстан күп балалы ныклы гаиләләргә бай.

«Безнең республика гомер-гомергә үзенең ныклы гаилә нигезләре, өлкәннәрне хөрмәт итүе һәм кечеләрне кайгыртуы белән дан тота. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, бер-беребезгә ышанырга, ярдәм итәргә, кылган гамәлләребез өчен җаваплы булырга өйрәнәбез», - диде Әхмәтова.

Эльвира Әхмәтова һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев Яшиннар, Нәбиевлар, Мифтаховлар, Захаровлар һәм Гайнетдиновлар гаиләләренә таныклыклар тапшырды. Аларның һәрберсендә күптән түгел өченче бала туган. Моннан тыш, һәр гаилә «Мин Түбән Камада тудым» муниципаль социаль проекты ярдәмендә махсус бүләк комплекты – «сабый сандыгы» алды.

Тантаналы чара Түбән Кама районының социаль яклау идарәсе, шәһәрнең мәдәният учреждениеләре һәм «Көнбагыш» балалар бакчасы катнашында оештырылган иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *