Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Васил Шәйхразиев Мәсгут Имашевка «Дуслык» ордены тапшырды

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында танылган композитор Мәсгут Имашевның 95 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды. Аны котларга дәүләт җитәкчеләре генә түгел, ә аның укучылары, танылган җырчылар да килгән иде. Алар арасында – Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров, Раяз Фасихов, Чулпан Йосыпова, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Сиринә Зәйнетдинова һәм башкалар.

Тамаша барышында Казан театр училищесы студентлары Мәсгут Имашевның тормыш юлын сәхнәләштерде.

«Мәсгут ага - гомер буе Татарстаныбызга, татар милләтенә хезмәт итеп, үз тырышлыгы белән исемен татар халкының бөек шәхесләре рәтенә керткән кеше. Шундый зур датаны Г.Камал театрының яңа бинасында үткәрү – зур горурлык. Без үзебезнең шәхесләребезне бөтен дөньяга, Россиягә күрсәтәбез. Мәсгут абый кебек шәхесләребез белән безнең халкыбыз һәрвакытта да алга барачак», – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Ул җырчыга озын-озак гомер һәм киләчәктә 100, 105 яшьлек юбилейларны бергәләп каршы алырга насыйп булсын, дип теләде.

Котлау сүзләреннән соң ул мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен Мәсгут Имашевка «Дуслык» орденын тапшырды.

«Гамәлләрегез, фикерләрегез, эшләгән эшләрегез белән татар мәдәниятендә бик матур урын тотасыз. Туган якның тарихын шәхесләр бизи. Сез – Татарстаныбызны бизәүче зур бер шәхес», – дип өстәде ТР Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова.

Мәсгут Имашевның беркайчан да туган ягын онытмавы чарада күп тапкырлар кабатланды. Аны котларга килүчеләр арасында якташы – Пермь краеның Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов та бар иде. «Казанга килеп, безнең районыбызның данын күтәрүе белән без бик горурланабыз», – диде ул.

  • Мәсгут Имашев — татарның уникаль шәхесе. Ул:
  • Камал театрында барган легендар «Зәңгәр шәл» спектакленең өченче Булаты;
  • татар җыр сәнгатенең алтын фондына кергән «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» җырлары авторы;
  • Әлмәт музыка көллиятенә нигез салган шәхес, аның беренче директоры;
  • биш ел Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының, 15 ел Казан театр училищесының директоры булган кеше;
  • бик күп җырчыларның педагогы;
  • халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе укытучысы Айрат Имашевның бабасы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *