Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп Башкортстан язучысы Дилбәр Булатова кабул ителде

Бүген Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлегенә берләшү турында карар кабул иткәннән соң тантаналы шартларда яңа әгъзаларга таныклыклар бирү булды. Таныклыкларны Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла тапшырды. Берлеккә яңа кабул ителгәннәр арасында танылган язучы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм чаралары хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсенең проза секциясе җитәкчесе һәм «Тулпар» журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова да бар.

«Бүген илдәге Язучылар берлекләрен бер түбә астына – Россия Язучылар берлегенә туплау процессы бара. Бу, бер яктан, төбәкләрдәге берлекләрнең мөстәкыйльлеген чикли кебек, ә икенче яктан, милли телләрдәге әсәрләрне рус теленә тәрҗемә итү, илкүләм аудиториягә юл табу проблемаларын хәл итү өчен киңрәк мөмкинлекләр ача. Хәзер Башкортстанның да, Татарстанның да Язучылар берлекләре – Россия Язучылар берлегенең тигез хокуклы өлешләре. Кайбер язучыларыбыз ике республиканың да Язучылар берлекләре әгъзасы булып тора» – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.

Фото: © «Татар-иформ

Шулай ук әңгәмәдәш язучы өчен иң мөһиме – көнүзәк әсәрләр иҗат итү икәнен дә ассызыклады.

«Элегрәк бу хәл ниндидер фикер каршылыклары тудырса, хәзер инде, бер гомум оешмага берләшкәндә, бу аермалар җуела төшә кебек. Миңа калса, гомумән, берлектә әгъза булып тору ул кадәр мөһим түгел. Иң мөһиме – көн кадагына туры килә торган, заманча рухлы әсәрләр иҗат итү һәм ул әсәрләрнең укучылар тарафыннан яратып укылуы. Язучылар берлекләренең мөһим бурычларының берсе нәкъ шушы эшкә ярдәм итүне күздә тота: уңышлы әсәрләргә юл ачу», – дип белдерде ул.

Булатованың Башкортстан «Китап» нәшриятында басылган дүрт чәчмә әсәр җыентыгы («Туй», 2005; «Көлдән яралган гөл», 2012, «Соң түгел», 2019; «Наза», 2022), үзнәшер юлы белән чыккан «Таяныч» әдәби-публицистик җыентыгы (Уфа, 2009) авторы. «Соң түгел» повесте 2022 елда «Казан утлары» журналының махсус сериясендә бастырылды.

  • Дилбәр Булатова (Сөләйманова) – Башкортстандагы Чакмагыш районының Кашкар авылында туган. Кашкар башлангыч мәктәбендә укый, 1989нчы елда – Калмашбаш урта мәктәбен алтын медальгә, 1994нче елда БДУның татар-рус филологиясе бүлеген кызыл дипломга тәмамлаган. 1994нче елдан «Тулпар» журналында эшли. Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татмедиа» АҖ филиалы «Мәйдан» журналы гамәлгә куйган Илдар Юзеев исемендәге әдәби премиягә лаек булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *