Менделеевск районында хәрби операция геройларына мемориаль такталар ачылды
Бүген Менделеевск районының Иске Бигәш авылында хәрбиләр укыган мәктәп бинасы фасадында Ватан Геройлары Илнур Габбасов һәм Артур Михайлов истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Илнур Роберт улы Габбасов 2023 елның 21 декабрендә, Артур Геннадьевич Михайлов 2024 елның 26 августында махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булалар. Хәрби хезмәткәрләнең икесе дә 2022 елда мобилизацияләнгән һәм ахырга кадәр антларына тугры калган.
Мемориаль тактаны ачу тантанасында туганнарына, якыннарына һәм авыл халкына Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров мөрәҗәгать итте.
«Бүген без монда якташларыбыз Габбасов Илнур һәм Михайлов Артурга мемориаль такталар ачарга җыелдык <...> Икесе дә 2022 елда мобилизацияләнгән һәм ахырга кадәр антларына тугры калган, батырлык, ныклык һәм чын рухи көч күрсәткән. Аларның гомер юлы өзелде, әмма алар турындагы истәлекләр туганнары, дуслары, якташлары һәм аларны белгән барлык кешеләрнең йөрәкләрендә мәңге сакланачак», – диде ул.