17 декабрьдә Татарстанда буран һәм бозлавык көтелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Татарстанда 17 декабрьдә бераз кар явуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, көндез аерым районнарда җепшек кар яварга мөмкин. Синоптиклар урыны белән буран турында кисәтә.
Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, иртән аерым районнарда аның тизлеге урыны белән 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Иртән республиканың көнбатыш районнарында һава температурасы -5..-10 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометрны терекөмеш баганалары -1..-6 градуска кадәр күтәреләчәк, шул ук вакытта республиканың көнчыгышында температура -10 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Юлларда бозлавык саклана.