Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Саумы, Казан!» конкурсы киләсе елда Казан турында җырларга багышланачак

Казан мэриясенең «Саумы, Казан! / Здравствуй, Казань!» конкурсы киләсе елда Казан турында җырларга багышланачак. Бу хакта конкурс нәтиҗәләренә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә Казан мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

«Без ел саен иҗат кешеләре аша шәһәребезне яратуыбызны белдерәбез. Быел бу яратуыбызны шагыйрьләр аша җиткердек. Сезнең шигырь юллары, җанлы образларыгыз аша Казаныбыз турында тагын да яхшырак белдек кебек. Иң кыйммәте шул – Казаннан гына түгел, төрле җирләрдән – Санкт-Петербургтан, Екатеринбургтан, хәтта Ираннан да катнашучылар булды. Димәк, шәһәребезне барысы да ярата», - диде ул быелгы җиңүчеләрне котлаганда.

Гүзәл Сәгыйтова бәйге нәтиҗәләре буенча шигъри җыентык чыгару да планлаштырылуын әйтте.

Конкурс нәтиҗәләре игълан ителер алдыннан җиңүчеләрнең шигырьләре артистлар башкаруында яңгыраган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәнең режиссеры – Резеда Гарипова. Кичәдә Булат Гатауллин, Алсу Шакирова, Илүсә Хуҗина, «Гауга» музыкаль төркеме белән Оскар Юнысов һәм «Мир» хоры катнашты.

  • Бәйге дүртенче тапкыр уза, аның төп максаты — Казанның күпкырлы образын ачу. Беренче елда проект прозаикларны берләштергән булса, аннары рәссамнар, ә узган елны декоратив-гамәли сәнгать осталары катнашкан иде.
  • Быелгы бәйгегә Казаннан гына түгел, Татарстан һәм Россия шәһәрләреннән, хәтта чит илләрдән (Казахстан, Үзбәкстан, Иран) 300дән артык гариза килгән.
  • «Казан турында поэма», «Казан турында шигырьләр циклы» номинацияләренә килгән конкурс эшләре яшь буенча һәм әсәрләрнең нинди телдә (рус, татар) язылуына карап бәяләнгән.

Конкурста җиңүчеләр:

«18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь категориясендә рус телендә Казан турында шигырьләр циклы» номинациясе:

1 урын - Евгения Фәхретдинова (Мәскәү)

«35 яшь һәм өлкәнрәк яшь категориясендә рус телендә Казан турында шигырьләр циклы» номинациясе:

1 урын - Валентина Партина (Сочи)

2 урын - Мохаммадреза Шокри Амири (Иран)

«35 яшь һәм өлкәнрәк яшь категориясендә рус телендә Казан турында поэма» номинациясе:

1 урын - Марина Черемисова (Казан)

2 урын – Айгөл Исмәгыйлева (Казан)

«18 яшьтән 35 яшькә кадәрге категориядә татар телендә Казан турында шигырьләр циклы» номинациясе:

2 урын – Дания Нәгыйм (Казан)

3 урын – Эльвина Миңнуллина (Саба районы)

«35 яшь һәм өлкәнрәк яшь категориясендә татар телендә Казан турында шигырьләр циклы» номинациясе:

1 урын – Гөлүсә Батталова (Әтнә районы)

2 урын – Лилия Фәттахова (Яңа Чишмә районы)

3 урын – Галимҗан Гыйльманов (Казан)

«18 яшьтән 35 яшькә кадәрге категориядә татар телендә Казан турында поэма» номинациясе:

2 урын – Гөлназ Нуриева (Чаллы)

3 урын – Илнар Фатихов (Казан)

«35 яшь һәм өлкәнрәк яшь категориясендә татар телендә Казан турында поэма» номинациясе:

1 урын – Лилия Гыйбадуллина (Чаллы)

2 урын - Илсөяр Иксанова (Казан)

3 урын – Лилия Фаттахова (Яңа Чишмә районы)

Махсус бүләк - Рифат Сәлахов (Казан)

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *