Якутия Татарстанда җыелучы «Беркут-3» пилотсыз вертолетларын сатып алу белән кызыксына
Саха Республикасы (Якутия) Татарстанда җыела торган 100 берәмлек «Беркут-3» пилотсыз вертолетын сатып алу белән кызыксына. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Әлеге вертолетны эшләүчеләр хәзерге вакытта очыш сынаулары сертификациясен уза. Инде заказлар килә башлады: Якутия 100 вертолет сатып алачак, шулай ук Малайзия, Сингапур һәм Кытайда да аларга ихтыяҗ бар», — диде министр.
«Вертолет 300 килограмм йөк күтәрергә сәләтле. 400 чакрымнан артык арага оча. Ул йөкләрне шельфлы, бораулау мәйданчыкларына китерү өчен билгеләнгән. Теләсә нинди һава торышында күккә күтәрелә ала», - дип өстәде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры.