Рифкать Миңнеханов Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан медаль булдырырга тәкъдим итте
Татарстан Фәннәр академиясе шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан медаль булдыру инициативасы белән чыкты. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең еллык гомуми җыелышында аның президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.
«Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның иҗаты төрки дөнья мәдәни мирасының аерылгысыз өлеше булып тора. Без Тукай исемендәге бүләк халыкара дәрәҗәдә булырга тиеш дип саныйбыз. Шуңа күрә аның 140 еллыгына истәлек медале булдыру инициативасы белән чыгабыз», — диде ул.
ТР Фәннәр академиясе 2026 елда татар халкының бөек шәхесләренә багышланган берничә тематик чара уздырырга планлаштыра. Тукайдан тыш, Муса Җәлилнең 120 еллыгы һәм Хади Атласиның 150 еллыгы да билгеләп үтеләчәк.