2026 елда Шиһабетдин Мәрҗаниның 10 томлык әсәрләр җыентыгы басылып чыгачак
Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани әсәрләреннән торган 10 томлык җыентык әзерләнә. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең 2025 ел нәтиҗәләренә багышланган еллык гомуми җыелышында аның вице-президенты Айнур Тимерханов хәбәр итте.
«Танылган татар теологы Шиһабетдин Мәрҗаниның академик 10 томлы әсәрләр җыентыгы иң зур проектларның берсе булачак», — диде ул.
Әсәрләр җыентыгы 2026 елда басылып чыгачак.