Алексей Песошин «Сетевая компания» директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде
ТР Премьер-министры Алексей Песошин Хөкүмәт йортында «Сетевая компания» директорлар советы утырышын үткәрде. Анда 2025 елның тугыз аендагы җитештерү һәм финанс-икътисади эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды һәм электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы буенча төп мәсьәләләр тикшерелде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Утырышта катнашучылар электр белән тәэмин итүдә аварияләр саны тотрыклы рәвештә кимүен билгеләп уздылар.
2025 елның тугыз аенда Татарстанда электр энергиясен тапшыру хезмәтләре күләме якынча 21,1 млрд кВт·сәг булган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 4,8 процентка күбрәк. Ел ахыры нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 28,4 млрд кВт·сәг дәрәҗәсендә планлаштырыла.
Хисап чорында челтәрләрдә энергия югалтулары 5,55 процент яки 1,59 млрд кВт·сәг тәшкил итте. Шул ук вакытта 10,5 мең технологик тоташу килешүе төзелгән, шуларның 10,2 меңе башкарылган. Башкарылган килешүләр буенча максималь куәт 451 МВтка җиткән, бу узган елга караганда 26 процентка күбрәк.
Аерым игътибар 2025–2026 елгы җылыту сезонына әзерлеккә бирелгән. Компания якынча 1,3 мең чара үткәргән, хакимият органнары һәм ашыгыч хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлек оештырган. Россия Энергетика министрлыгы тикшерүе нәтиҗәләре буенча 2025 елның 7 ноябрендә компаниягә әзерлек паспорты бирелгән.