2025 ел ахырына Giga.Chat татар телен өйрәнүне тәмамлаячак
2025 ел ахырына Giga.Chat татар телен өйрәнүне тәмамлаячак. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең еллык гомуми җыелышында вице-президент Айрат Хасьянов хәбәр итте.
«Без ясалма интеллект индустриясе лидерлары белән хезмәттәшлекне дәвам итәбез. Ел ахырына Giga.Chat татар телен өйрәнүне тәмамлаячак, һәм без аның белән татарча иркен аралаша алачакбыз», — диде ул.
«Алиса» колонкасын татар теленә өйрәтү дә зур технологик проектларның берсе булыр дип көтелә.
«Шулай итеп, Татарстан Фәннәр академиясе фундаменталь алдынгы эшләнмәләр белән ясалма интеллектны популярлаштыруны берләштергән мөһим позициягә иреште», — дип ассызыклады Хасьянов.