Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дамир Натфуллин «Күңел адреслары. Тукай» проекты турында: Төп иҗади көчләр җәлеп ителде

«Күңел адреслары. Тукай» («Адреса души. Тукай») мәдәни экскурсия маршрутына республиканың төп иҗади көчләре җәлеп ителгән. Бу турыда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Бу проектның идея авторы - мәдәният министры Ирада Әюпова. Соңгы елларда Тукай белән бәйле туристик проектлар күп булдырылды. Алар арасында «Тукай юлы», Арчадагы Тукай музее һәм Әтнә драма театры белән берлектә ясалган проектлар бар иде. Ләкин әлеге проект икенче төрлерәк. Аның үзенчәлеге шунда: ул мәдәниятнең төрле юнәлешләрен үз эченә ала – музей, театр сәнгате, музыка сәнгате һәм милли кухня. Мин проект уңышлы булачак дип саныйм. Чөнки бу эшкә республиканың төп иҗади көчләре җәлеп ителде», – дип сөйләде ул.

Министр урынбасары 2026 елның Габдулла Тукай елы дип игълан ителүе һәм бүгенге көндә чаралар үткәрү буенча боерык әзерләнүе турында әйтте. «2026 ел Татарстан Республикасында Габдулла Тукай белән бәйле булачак. Бүгенге көндә Мәдәният министрлыгы тарафыннан Рәис боерыгы проекты әзерләнә, аның нигезендә чаралар буенча республика планы расланачак. Киләсе елда Габдулла Тукайга, туган телгә багышланган чаралар күп булачак. Алар арасында Арчадагы Габдулла Тукай музеендагы экспозициянең реновациясеннән һәм бинаның реэкспозициясеннән соң ачылуын билгеләргә була. Шулай ук «Туган тел» һәйкәле ачылуы планга кертелгән», – дип белдерде Дамир Натфуллин.

Проект 2026 ел башында тормышка ашырыла башлаячак. «Проект икенче елның башында, 5 гыйнварда старт алачак. Нәтиҗәле, башкалабыз кунакларына һәм казанлыларга, үсеп килүче буынга кызыклы проект булыр дип өметләнәбез», – дип әйтте Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *