Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2026 елда индексациядән соң газ бәяләрен хәбәр итте
2026 елның 1 гыйнварыннан халык өчен газ тарифы өстәмә кыйммәткә салымны (НДС) исәпкә алып, бер кубометры өчен 8,55 сум торачак, ә 2026 елның 1 октябреннән — 9,28 сум булачак, ягъни 73 тиенгә артачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов хәбәр итте.
«Халык өчен газ бәясе 1 гыйнвардан өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алып, бер кубометр өчен 8,55 сум дәрәҗәсендә, ә 1 октябрьдән — 9,28 сум дәрәҗәсендә фаразлана», — диде ул.
Гайнетдинов аңлатканча, табигый газга ваклап сату бәясе газның күпләп сату бәясеннән, транспортировка хезмәтләре тарифыннан, тәэмин итү һәм көнкүреш хезмәтләре өчен түләүдән тора. Барлык әлеге өлешләрнең күләме Федераль монополиягә каршы хезмәт тарафыннан билгеләнә.