Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Актанышның Иске Кормаш җирлеге башлыгы: Халкыбызның актив булуы – авыл киләчәгенең нигезе

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Васил Маликов исемендәге I Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесе булдырылды. Бәйге җиңүчеләре «Ак калфак» рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә Актаныш районы, Васил Маликовның туган авылы Иске Кормаш белән танышып кайтты. Иске Кормаш авыл җирлеге Башкарма комитеты башлыгы Дилбәр Вәлиева авыл халкының яшәеше турында сөйләп үтте.

«Безнең Иске Кормаш җирлеге – районның уртасында урнашкан. Ул биш авылны берләштерә. Бүгенгесе көнне җирлектә барлыгы 620 кеше яши. Һәр авыл җирендәге шикелле бездә дә халык саны кимүе күзәтелә. Төп халык хуҗалыкта, «Әнәк» агрофирмасында хезмәт куя, бюджет системасында һәм читкә китеп эшләүчеләр дә бар. Җирлектә төп гомуми белем бирү мәктәбе, өч фельдшер-акушерлык пункты, биш мәдәният йорты бар. Аннары бер почта бүлекчәсе һәм ике кибет халыкка хезмәт күрсәтә. Халкыбызның актив булуы – авыл киләчәгенә нигез сала. Быел авылның экологик чисталыгы буенча 2нче урынны алдык», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук әңгәмәдәш авыл халкының социаль-мәдәни чараларга һәм экологик өмәләргә актив йөрүләрен билгеләп үтте.

«Мәдәният тармагындагы казанышларыбыз да күп. Иске Кормаш – өч халык рәссамы һәм скульпторларны биргән Россиядәге бердәнбер авыл буларак билгеле. Мәктәптә аларга багышланган музейлар ачылды. Укытучылар шушы музейларны карап, кирәк чакта ремонт ясап тоталар. Районда нинди генә чара үтсә дә, мәртәбәле кунакларны шушында алып киләләр һәм матур итеп кунак итеп җибәрәләр. Музейның мәктәптә урнашуы исә балаларда сәнгатькә карата кызыксыну уята, аларга тәрбия бирү ысулы булып та тора. Балалар да данлыклы шәхесләребез белән горурланып үсә», – дип әйтте ул.

  • Иске Кормаш җирлеге – Иске Кормаш, Иске Балтач, Яңа Балтач, Кыр-Каентүбә һәм Шәбезбаш авылларын берләштерә. Иске Кормаш авылыннан өч халык рәссамы – Васил Маликов, Зилфәт Басыйров һәм Әсгать Сәфәргалин чыккан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *