Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Күңел адреслары.Тукай» экскурсиясе Тукай музееннан башланачак

«Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсиясе маршрутының башы Тукай музеенда булачак. Бу турыда Татарстан Милли музееның генераль директоры вазифаларын башкаручы Айрат Фәйзрахманов «Татар-информ»да булган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Без Тукай музееннан башлыйбыз. Тукай музее – Милли музейның филиалы, Казанның иң күп кеше йөри торган музейларының берсе. Без Тукай музеенда озак булмыйча бераз аның экспозициясен карап, катнашучыларга Шамил йорты (Габдулла Тукай музее урнашкан тарихи бина, авт.искәрмәсе) манарасын күрсәтергә тырышырбыз. Шуннан соң Юнысовлар мәйданы аша узачакбыз», – дип сөйләде ул.

Экскурсия Габдулла Тукай турында гына түгел, ул яшәгән чор һәм аның замандашлары турында да булачак. Шул сәбәпле аны «Тукай заманасы» дип атарга теләгәннәр. «Тукай белән бәйле тарихлар Юнысовлар мәйданында байтак. Без шуның турында һәм, гомумән, Тукайның чордашлары, Тукай заманасы турында сөйлибез. «Тукай заманасы» – бу мәдәни-кулинар экскурсиянең бер атамасы варианты иде.

Гыйнварда Фатих Әмирханның 140 еллыгы булачак. Бу экскурсияне Фатих Әмирхан истәлегенә дә багышлыйбыз. Чөнки Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукай аерылмас дуслар булганнар. Әлбәттә, Тукай чордашы Сәхибҗамал Волжская турында сөйлибез. Киләсе елда татар профессиональ театрының 120 еллыгы булачак. Бүгенге Тукай урамында яшәгән Гафур Коләхмәтов турында да. Анда аның мемориаль тактасы тора. Шушы чордашлары, заманасы, мохите турында да сүз алып барачакбыз», – диде Айрат Фәйзрахманов.

Катнашучылар Габдулла Тукай урамында, Юнысов мәйданында, Фатих Кәрим, Каюм Насыйри урамнарында булачаклар. «Без Юнысовлар мәйданы, Фатих Кәрим урамы буенча үтәчәкбез. Шуннан соң Каюм Насыйри урамына борылабыз һәм «Татар утары»на килеп җитәбез. «Татар утары»нда «Шәрык клубы»ның утырышлары булган. Тукайның әдәбият турындагы мәшһүр лекциясе нәкъ «Татар утары» бинасында булган. «Туган тел» беренче тапкыр шунда яңгыраган», – дип сөйләде Татарстан Милли музееның генераль директоры вазифаларын башкаручы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *