Марат Җәббаров «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды
Татарстан Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул акция кысаларында Яңа ел чыршысыннан Әгерҗе районында яшәүче Рөстәмнең хыялы язылган шарны алды. Малайның акыллы колонка турындагы хыялы тормышка ашачак. Моннан тыш, Марат Җәббаров Югары Ослан районыннан Сәйдәмәтовлар гаиләсенең теләген үтәячәк. Тимерланга велосипед, ә Әмир белән Гайшәгә электр самокатлары бүләк итәчәкләр.
«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе ел саен илнең барлык төбәкләрендә уза. Ул балаларның һәм гаиләләрнең яңа ел хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәргә теләүче меңләгән катнашучыны берләштерә.