Авария сәбәпле, Казанның Идел буе районының бер өлешендә кичкә кадәр салкын су булмаячак
Авария булу сәбәпле, Татарстан башкаласының Идел буе районының бер өлешендә кичкә кадәр салкын су булмаячак. Бу хакта «Водоканал» предприятиесе хәбәр итә.
Авария Дубравная урамындагы 31-33 номерлы йортлар янындагы суүткәргечтә булган. Ремонт эшләре якынча 18 сәгатькә тәмамланырга тиеш.
Салкын суны сүндерү түбәндәге адресларга кагылган:
- Әбүбәкер Терегулов урамы, 8нче йорт;
- Дубравная урамы, 33нче йорт, 1нче корпус; 33нче йорт, 2нче корпус; 33нче йорт, 3нче корпус; 35а йорт; 41нче йорт, 1нче корпус; 41нче йорт, 2нче корпус; 41нче йорт, 3нче корпус; 41нче йорт, 4нче корпус; 43нче йорт; 45в йорт; 61нче йорт, 1нче корпус; 61нче йорт, 2нче корпус; 61нче йорт, 3нче корпус; 61нче йорт, 4нче корпус; 63нче йорт, 1нче корпус; 63нче йорт, 2нче корпус; 65нче йорт.
Идел буе районына сулы автоцистерналар җибәрелгән. Аларның кайда икәнен белү һәм гариза калдыру өчен 231-62-60 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
«Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. Эшләрне мөмкин кадәр тизрәк тәмамлау өчен бөтен көчебезне куйдык», – дип белдерделәр «Водоканал»да.