Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы кертелде
Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы игълан ителде. Бу хакта 05:37 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми кушымтасында хәбәр иттеләр.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы кертелде», - диелгән ведомство белдерүендә.
Республика аэропортлары эшенә чикләүләр кертү турында хәбәр ителми.