Россия Президенты: Гражданлык максатлары өчен пилотсыз очкычларны үстерергә кирәк
Россия фронтта дроннар саны буенча һичшиксез лидер булды, әмма пилотсыз очкычларны гражданлык максатлары өчен дә үстерергә кирәк. Ил Президенты Владимир Путин Туры линия барышында шулай дип белдерде.
«Без дроннар саны буенча берсүзсез лидер булдык. Әйе, «Баба-Яга» кебек авыр дроннар җитми, әмма тулаем алганда, аларның саны буенча без фронтның барлык участокларында диярлек дошманны узып китәбез», – диде Президент.
Әмма, аның сүзләренчә, бу лидерлыкны фронтта барлыкка килгән әйбер гражданлык өлкәсендә кулланылыш тапкан очракта гына расларга мөмкин.
«Болар барысы да җайга салыначак. Бу инде хәзер дә җайга салынган, әмма без алга таба барабыз», - дип өстәде Путин.