Татарстанда биш сәгатьтән соң БПЛА һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Мәскәү вакыты буенча 11:08 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми кушымтасында хәбәр ителде.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды», - диелгән хәбәрдә.
Моңарчы пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы соңгы тапкыр төбәктә чәршәмбе, 17 декабрьдә, игълан ителгән иде. Ул республика территориясендә биш сәгать дәвамында гамәлдә булды.
Бүген иртән Новокуйбышевск һәм Тольятти предприятиеләренә БПЛА һөҗүм итте. Һөҗүмнәр кире кайтарылган, зыян күрүчеләр юк. БПЛА кисәкләре төшкән урыннарда оператив хезмәтләр эшли.