Чаллы «Төньяк» гаскәрләр төркеменә 30 тонна шефлык ярдәме җибәрде
Бүген Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына «Төньяк» гаскәрләре төркеме өчен чираттагы шефлык ярдәме партиясе җибәрелде. Гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы 30 тоннадан артык.
Бу – махсус операция башланганнан бирле 50нче һәм 2025 ел башыннан бирле 21нче ярдәм партиясе.
Йөкне формалаштыруда Олег Николаев, Николай Атласов, Иван Кузьмин, Константин Павлов, Харис Шәрифуллин, Евгений Михайлов, Илнур Закарин, Абдулхак Батюшов, Андрей Фомичев, Рөстәм Гайнуллов, Артем Капустин, Сергей Акульчев, Денис Васьков, шулай ук «Мәдинә һәм аның командасы» инициатив төркеме катнашкан.
Хәрбиләргә ярдәм итү – Чаллы халкы өчен уртак бурыч. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә меңләгән Чаллы егете алгы сызыкта хезмәт итә, ә тыл аларны ташламый.
«Бүгенге көндә 4,5 меңнән артык Чаллы егете, кулына корал тотып, дәүләтебезнең мәнфәгатьләрен яклый. Без махсус хәрби операция башланганнан бирле егетләребез белән бергә. Халык белән армия бердәм булса, җиңүгө ирешеп булачак. Чаллы халкы өчен бу сүзләр аеруча мәгънәгә ия», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Фото: Чаллы шәһәре мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.