Баулыда 60, 50, 45 ел бергә яшәүче гаиләләрне котладылар
Баулы шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең тантана залында берьюлы өч гаилә пары бергә яши башлауларына багышланган юбилей даталарын билгеләп үтте. Бәхетле парларны район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, хезмәттәшләре, балалары, оныклары һәм туганнары тәбрик иттеләр.
Баулы шәһәрендә гомер итүче Җәрия һәм Әхәт Салиховлар 61 ел тормыш сукмакларыннан бергә атлыйлар. Алар икесе дә Исергәп авылында дөньяга килгәннәр. Танышу тарихы 1963 елда яңа ел бәйрәме балмаскарады көненнән башланган. Гаилә башлыгы Әхәт Фәтхелислам улы «Урал» колхозында тракторчы, аннан озак еллар бораулау конторасында эшли. Җәрия Зәки кызы УБР конторасында эшли. Алар матур гаиләдә ике бала үстерәләр. Бүгенге көндә кызлары - табиб, ә уллары - нефтьче. Аларның дүрт оныклары бар.
Фото: © Баулы-информ
Икенче гаилә пары 50 ел бергә гомер иткән, алтын туйларын бәйрәм итәләр. Алар Татар Димескәе авылында туган Әлфия Рәшид кызы белән Альберт Варис улы Вәлиевләр. Алар 1970 елда танышып никах укыталар. Ә 1972 елда гаилә башлыгын хезмәткә алалар. Ул хәрби –диңгез флотында хезмәт итә. Әлфия апа сөйгәнен өч ел көтә. 1975 елда алар никахларын теркиләр. Гаилә башлыгы нефтьче, ә Әлфия апа гомере буе «Рябинка» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Гаиләдә өч кыз бала – Альбина, Айгөл һәм Алияне үстерәләр.
Фото: © Баулы-информ
Өченче гаилә пары 45 ел бергә гомер иткән. Миләүшә Сәгадәт кызы һәм Фирдәвис Мирсәлим улы Сәлимҗановлар сапфир туйларын билгеләп үттеләр. Гаилә башлыгы Урыссу поселогында, ә Миләүшә ханым Чик- Бүләк авылында туган. Алар 1975 елда клубтагы бәйрәм көнне танышалар. Алар биш ел очрашып йөриләр һәм 1980 елда өйләнешәләр. Уллары Чулпан, кызлары Ләйсән туа. Гаилә башлыгы нефть тармагында оператор, Миләүшә әаным «Виктория» балалар бакчасында эшли.
Фото: © Баулы-информ
Юбиляр парлар тантаналы төстә котлаулар, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре кабул иттеләр. Мәдәният йорты артистлары – Гөлия Кучербаева һәм Рәзил Фәррәхетдинов үз чыгышлары белән бәйрәмне тагын да күркәмрәк итте, диелә хәбәрдә.