Нәбиуллина торак бәяләре инфляциясен тоткарларга нәрсә ярдәм итәчәген әйтте
Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина торак базарында бәяләрнең артуын тоткарлау өчен әлеге тармакта хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру кирәклеген әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Бәяләр акрынрак үссен өчен нишләргә? Әлбәттә, торак секторында хезмәт җитештерүчәнлеге артырга тиеш», — диде Үзәк банк рәисе бүгенге матбугат конференциясендә.
Нәбиуллина билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда торак бәяләре инфляциясе кимегән, шулай ук ипотека кредитларыннан башка да фатирларга тотрыклы сорау саклана.