Алмаз Хәлиуллин: Өлкән буын белән яшьләр арасында уртак тел табу мәсьәләсе кискен тора
«Казанга күченеп килгәч, төбәкләргә еш йөрергә туры килә, өлкән буын белән яшьләр арасында уртак тел табу мәсьәләсе кискен торуы сизелә. Өлкәннәр, нигездә, мәдәниятнең, гореф-гадәтләрнең формаларын саклау яклы булса, яшьләр аларны заманчалаштырырга тели. Гореф-гадәтләрнең дә яңача формалары кирәк. Әйтик, шул ук каз өмәсе традицион формасында хәзерге яшьләргә һәрчак кызыклы түгел», – ди ул.
Шулай ук Алмаз Хәлиуллин «Заманчалыкка ничек ирешергә?» дигән сорау куеп, берничә мөһим юнәлешне билгеләде.
- Телне яңарту. Татар теле – дәреслектә генә түгел, ә подкастта, видеода, интерфейста булырга тиеш.
- Визуал. Заманча дизайн, графика, стиль. Күз белән күреп кабул ителә торган мәгълүмат.
- Медиа. Пиар, видео, сериал, сторителлинг һәм документаль проектлар.
- Буыннар диалогы. Олылар мәгънә саклый, яшьләр форма тудыра, һәм алар бер-берсеннән башка яши алмый.
Форумда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова язды.
- Уфада татар яшьләре тел, милләт турында: «Без «апокалипсис» көтеп яшибез»