Путин Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале буенча планнар турында сөйләде
Халык һәм журналистлар белән туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан журналист Динә Газалиева соравына җавап бирде. Сүз Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрален төзү перспективалары турында барды.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының федераль һәм Мәскәүдәге органнар белән үзара эшләү буенча генераль директор урынбасары, шулай ук «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыятенең Мәскәүдәге филиалы директоры Динә Газалиева Президентка М12 «Көнчыгыш» трассасы өчен рәхмәт белдерде, әмма шул ук вакытта югары тизлекле тимер юл элемтәсен дә күрергә теләү турында әйтте.
«Мәскәү – Петербург юнәлешендә проект эшчәнлеге инде алып барыла, һәм Мәскәү – Казан [ЮТМ] да тормышка ашырылачак», – дип җавап бирде Путин.