Владимир Путин: 90нчы елларда туган кешеләрне ил өчен югалган буын дип санамыйм
90нчы еллар буыны – ил өчен югалган, төшеп калган буын түгел. Кешеләр һәрвакыт авыр вазгыятьләрдә ачыла, бу яшьтәгеләрнең күбесе үзен махсус хәрби операция үткәрү зонасында күрсәтә. Бу хакта туры эфир барышында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
«90нчы елларда туган кешеләрне ил өчен югалган буын дип санамыйм. Сезнең алда нинди кеше торганын аңлар өчен, аны куркыныч һәм авыр хәлдә калдырырга кирәк. Хәзер без махсус хәрби операция шартларында яшибез, анда 700 меңләп кешебез бар. Күпчелеге – нәкъ менә 90нчы еллар вәкилләре, алар үзен бик яхшы яктан күрсәтә», – дип белдерде ул.
Сүзләрен раслар өчен, ул штурм ротасы командиры, Россия Герое Наран Очир-Горяевка үз ротасында хезмәт итүче 90нчы буын вәкилләренә бәяләмә бирүне сорап мөрәҗәгать итте. «90нчы еллар балалары – төп нигезебез, чын геройлар», – диде Россия Герое.
Владимимр Путин яшьләрнең актив гражданлык позициясен күрсәтүен һәм туры эфирга алардан сораулар күп килүен әйтте.