Россия Президенты яшьләрне мөмкин кадәр иртәрәк гаилә корырга өндәде
Гаилә кору, бала алып кайту кебек фундаменталь мәсьәләләрне кичектермәскә, ә мөмкин кадәр иртәрәк хәл итәргә кирәк. Туры эфир барышында Россия Президенты Владимир Путин, яшь гаиләләргә торак сатып алу мөмкинлекләре турында сорауга җавап биреп, шулай дип белдерде.
«Кавказда яхшы традиция бар – алар балаларын бик яшьли өйләндерә, кияүгә бирә. Алардан үрнәк алырга кирәк. Рамзан Кадыровның (Чечня Республикасы башлыгы – Т-и иск.) гаиләсе зур бит, балалары күп. Ул миңа моны шундый традиция дип аңлатты. Бу – бик шәп», – дип белдерде Путин.
Аның сүзләренчә, матди хәл яхшыруын, белем һәм башка әйбер алуны гомер буе көтәргә була, ләкин бала тудыруны кичектермәү хәерле.
«Авырлыкларга карамастан, гаилә ипотекасын саклап калдык. Ул каядыр 6 процент тәшкил итә, 2 процент булган урыннар да бар. Шунда ипотека алырга була. Сөйгәнең белән шалашта да оҗмах, диләр бит. Ә бу әле шалаш кына түгел, фатир һәм нибары 2 процент белән. Гаиләләргә барлык ярдәм чараларын күрсәтергә кирәк, бөтен мәсьәләләрне дә хәл итеп була», – дигән ышанычын белдерде РФ Президенты.