Владимир Путин: Барлык ташламалар буенча Герой-Ана статусы Хезмәт Героена тиңләштерелгән
Россиядә Герой-Ана статусын алган хатын-кызлар Хезмәт Геройларына тиешле ташламаларга хокуклы. Бу хакта туры эфир барышында РФ Президенты Владимир Путин әйтте.
«Күп балалы гаиләләргә аерым игътибар кирәк. Мәсәлән, Герой-Ана статусы барлык ташламалары буенча Хезмәт Геройларына тиңләштерелә. Моннан тыш, элек хатын-кызлар пенсиясенә баллар өч балага гына иде, ә хәзер аны барлык балалар өчен дә өстәү турында карар кабул ителде», – диде Илбашы.
Россиядә балалар, аналар һәм балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү системасы булдырылган: хатын-кызларга ташламалар йөклелек чорыннан алып, бала балигълык яшенә җиткәнче күрсәтелә, диде Путин.