Путин 2026 елда «KazanForum» икътисади форумына бару-бармавы турында әйтте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Артур Хәлилуллов Россия Президенты Владимир Путиннан, 2026 елның 14-17 май көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумына килергә җыенамы-юкмы икәнлеге белән кызыксынды.
Россия Президенты чараның әһәмиятен искәртте һәм хакимият вәкилләренең төрле чараларда катнашу буенча бүленеше барлык форумнарга һәрвакыт бер үк кешеләр җыелмаслык итеп алып барылуын әйтте.
«Без коллегалар арасында бүлендек – мин, гадәттә, Ерак Көнчыгыш, Санкт-Петербург форумнарына барам, Хөкүмәт Рәисе Сочига шундый ук форумга бара, бер үк кешеләрне бер үк чараларда җыймас өчен...» – диде Путин.
Шул ук вакытта, дәүләт башлыгы Казан форумының ил һәм халыкара партнерлар белән багланышларны ныгыту өчен әһәмиятен искәртте.
«Бу форум бик мөһим. Һичшиксез, без аны хуплыйбыз, теләктәшлек күрсәтәчәкбез, чөнки монда безне гарәп, ислам дөньясындагы дусларыбыз, союздашларыбыз, һич арттырусыз Глобаль Көньяк белән бәйли торган җеп бар», – диде ул.