Путин төп ставканы 16 процентка кадәр киметүгә аңлатма бирде
РФ Президенты Владимир Путин Туры элемтә барышында Россия Банкының төп ставканы 16,5 проценттан 16 процентка кадәр киметү турындагы карарын шәрехләде.
«Экспертлар, мөгаен, 1 процент пунктына киметүне көткәндер. Бездә закон буенча Россия Банкы бәйсез эшли. Һәм мин алар кабул иткән карарларга тыкшынмаска, аларны читтән ясалган басымнан сакларга тырышам. Тулаем алганда, Үзәк банк үз эшен җиренә җиткереп башкара», – дип белдерде дәүләт башлыгы.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта төп проблемаларның берсе - инвестицион активлыкның кимүе һәм кредитларга булган тотрыклы ихтыяҗ.
«Гражданнарга бирелә торган кредитлар саны кимеми, һәм бу Россия Банкының инфляциягә юл куймас өчен бик оста эш итәргә тиешлеген искәртә. Тегендә-монда сугылу – бик начар. Үзәк банк бу өлкәдә тотрыклылыкка омтыла», - дип ышандырды ул.
Шул ук вакытта, Үзәк Банкның бүгенге карарына Путин бәя бирмәде. «Ставканы 0,5 процентка гына киметү җитәрлекме? Моңа бәя бирә алмыйм. Икътисадның реаль секторы ягыннан реакция булачак, әлбәттә», - дип аңлатты ул.