Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда социаль-мәдәни билгеләнештәге 700дән артык объектта капиталь ремонт ясалды

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау масштаблы программасы төгәлләнде. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә сөйләгән. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

2025 елда 34 республика, дәүләт һәм федераль программа кысаларында ремонт эшләре үткәрелгән. Ел башыннан бирле 713 объект яңартылган. Барлыгы 15 миллиард сумлык эшләр башкарылган.

Барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция форматында узган киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Фикер алышуда шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Дамир Шәйдуллин сүзләренчә, «Сәламәтлек саклау» тармагында «Озын актив тормыш» илкүләм проекты һәм ике республика программасы буенча 3,4 миллиард сумга 226 объект ремонтланган. Алар арасында 117 фельдшер-акушерлык пункты, 17 участок хастаханәсе һәм амбулаториясе, 17 сырхауханә, 19 стационар һәм 56 балаларга сөт ризыгы тарату пункты бар.

Иң күләмле эшләр мәгариф өлкәсендә башкарылган: 5,9 миллиард сумга 213 объект ремонтланган. Эшләр «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә» илкүләм проектларына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм 4 республика программасына керүче 8 программа кысаларында үткәрелгән.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты һәм 4 республика программасы кысаларында 1,4 млрд сумга 34 объект яңартылган.

Мәдәнияттә «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 974 млн сумга 27 объект ремонтланган.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча 982 млн сумга 80 объект ремонтланган. Экологиядә 334 млн сумга 21 объект төзекләндерелгән. Шулай ук урманчылыклар, ветеринария берләшмәләре, спорт объектлары, янгын сүндерү-коткару бүлекләре, Эчке эшләр министрлыгы идарәләре һәм башка ведомстволар биналарында ремонт ясалган.

Өстәмә республика программалары кысаларында 714 млн сумга 39 объект яңартылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *