Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан мөфтие Рәҗәб ае якынлашу уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин изге Раджаб ае җитү уңаеннан дин тотучыларга юллама белән мөрәҗәгать итте. Ул бу айның Рамазан ае якынлашуның хәбәрчесе һәм аңа рухи яктан әзерләнү вакыты булуын ассызыклады.

«Рәҗәб – Рамазан ае якынлашуның иң беренче хәбәрчесе. Ул безгә ураза башланырга төгәл ике ай калганлыгын күрсәтә. Димәк, мөселманнарга аңа рухи һәм физик яктан әзерләнергә вакыт», – дип билгеләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Шулай ук мөфти искәрткәнчә, Рәҗәб ае хәрәм ай санала, бу чорда мөселманнар ачуланышулардан һәм кирәкмәгән гамәлләрдән тыелырга тиеш.

«Киләсе атнада, Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичтә (25 декабрьдән 26 декабрьгә каршы төндә), Рәгаиб кичәсе була. Бу – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әти-әнисе никахлашкан көн. Ә Раҗәб аеның 26нчы көненнән 27нче көненә каршы кичтә (2026нчы елның 15 гыйнварыннан 16 гыйнварына каршы төндә) – Мигъраҗ кичәсе, ягъни Аллаһ Илчесенең ﷺ күккә ашуы һәм аның Мәккәдән Кодүскә (Иерусалим) могҗизаи төнге сәяхәте белән истәлекле кич була. Моннан тыш, Аллаһ Раббыбыз Исра вә Мигъраҗ төнендә барлык мөселманнарга биш вакыт намаз, Кыямәт көнендә үз өммәте өчен Расүлебезнең ﷺ шәфәгать кылуын һәм «Әл-Бәкара» сүрәсенең соңгы аятьләрен бүләк иткән», – дип хәбәр итте Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Раббыбыз Рәҗәб аенда күпләгән әҗер-савапларга ирешү мөмкинлеге бирә. Барлык кардәшләремне әлеге фазыйләтле айда изге гамәлләр кылырга, гыйбадәтләрне арттырырга, шулай ук гөнаһлардан ихлас тәүбә-истигъфар кылырга чакырам. Әлеге һәм башка айларда иң хәерле рәвештә гамәл-гыйбадәт кылу өчен Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт, мидәт, иман байлыгы һәм саулык-сәламәтлек бирсә иде. Раббыбыз изгелекләребезне кабуллардан кылып, аның әҗерләрен арттырсын, бу дөнья һәм ахирәт газапларыннан Үзе сакласын!», – дип төгәлләде ул мөрәҗәгатен.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *