Казанда «Каз өмәсе ярминкәсе» булды
Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасы конгресс белән берлектә бишенче ел рәттән оештырылган россиякүләм «Каз өмәсе» фестиваленә йомгак ясады. Бу уңайдан Казанның «Туган авылым» комплексында ярминкә узды.
Илнар һәм Ләйсән Гыйниятуллиннар әниләре үстергән казларны сатуга алып килгән.
«Без үзебез Оренбург ягыннан. Хәзерге вакытта Казанда яшибез. Казларны Татарстан чигеннән бер 100 чакрым чамасы ераклыктагы Пономарёвка районының Нәүрүз авылында әниләребез асрый. Без исә Казанга алып килеп сатабыз. Безнең туган якта һәр йорт хуҗасы 100-200ләп каз үстерә. Авыл аша Дим елгасы җәйрәп ага, казларга яшел чирәм, үлән ашатырга яланнарыбыз бик күп. Ярминкәләргә килгәндә, быел беренче тапкыр чыктык. Оештыручыларга рәхмәт. Моңарчы социаль челтәрләр аша сата идек», – дип сөйләде Гыйниятуллиннар гаиләсе «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Гыйниятуллиннар чи казны килосы өчен 600-700 сумнан, а какланган казны 1600 сумнан сата. Әңгәмәдәшләр әйтүенчә, бәяләр быел артмаган дә, кимемәгән дә.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Шәхси ярдәмче хуҗалыкта күпләп казлар һәм атлар асрыйбыз. Казларны 2014нче елдан асрый башлаган идем, атларны 5 ел элек үрчетә башладык. Эшләсәң, ялкауланмасаң табыш алып була. Республика һәм район ярминкәләренә дә еш барырга тырышабыз. Иттән шулай ук колбасалар, тутырмалар һәм казылыклар да җитештерәбез. Казның килосын 600 сумнан тәкъдим итәбез, казылыкның килосы 2 мең сум, колбасаныкы 1200 сум тора. Тутырмаларны 500 сумнан сатабыз», – диде Мөслим районыннан килгән Азат Хөснуллин.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фермер сөйләшү барышында билгеләп үтүенчә, мондый ярминкәләрнең авыл халкы өчен әһәмияте зур.
«Бу – җитештергән продукцияне сатуның бик уңайлы ысулы. Хәзерге заманда шәһәр кешесе дә күбрәк экологик яктан чиста товарларга игътибар итә. Димәк, ихтыяҗ арта, дигән сүз. Казларны ел саен гаиләм белән бергәләп үстерәбез. Хатын, балалар ярдәм итә. Күрше-күлән һәм туганнар белән җыелып, күңелле итеп өмәләр дә үткәрәбез», – дип сөйләде ул.
- Ярминкәдә катнашучылар татар халкының уникаль традицияләренең берсе белән таныша һәм фермер продукциясе сатып ала алды. Биредә каз продукциясе, танылган татар брендларының милли киемнәре тәкъдим ителде. Каздан ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар, уеннар да оештырылды.