Казанга Бөек Устюгтан Кыш бабай поезды киләчәк
22 декабрьдә Татарстан Республикасы башкаласына Бөек Устюгтан махсус поездга утырып Кыш бабай киләчәк. Бу хакта Казан мэриясе телеграм-каналында хәбәр ителә.
Поезд «Казан-1» вокзалында 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр туктап торачак.
Кыш бабайның күчмә резиденциясе паровоз һәм төп составтан тора. Поезд эчендә кабул итү бүлмәсе, әкияти авыл, Кар иле патшабикәсе вагоны, тамашалар өчен сәхнәле курчак театры, шулай ук сувенир кибете, ресторан һәм чәй эчү урыны булачак.
Шәһәр халкы чарага, шулай ук Кар иле патшабикәсе вагонына, сувенир кибетенә, ресторанга һәм буфетка бушлай керә алачак.