Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга салым реформасы нәтиҗәләрен контрольдә тотарга кушты
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлардан салым реформасы үз көченә кергәннән соң эшмәкәрлек өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тотуны сорады. Бу хакта парламент спикеры VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 17 нче утырышында белдерде.
«1 гыйнвардан федераль дәрәҗәдә эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын үзгәртә торган салым төзәтмәләре пакеты үз көченә керәчәк. Профильле комитетларга вәзгыятьне вакытында, шул исәптән хокукый яктан да, җавап кайтару өчен күзәтеп торуыгыз сорала», - диде ул.
Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республика парламенты быел предприятиеләргә ярдәм итүгә һәм кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән берничә мөһим закон проектын кабул итте.
Аның сүзләренә караганда, йөк автотранспорт чараларын җитештерүчеләргә – махсус инвестиция контрактларында катнашучыларга, оешмалар мөлкәтенә салым ташламалары, шул исәптән кунакханә бизнесында, шулай ук салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча киметелгән ставкалар бирү сроклары озайтылган.