Путин Абдразаковка РФ халык артисты күкрәк билгесен тапшырды
Россия Президенты Владимир Путин опера җырчысы, ТР халык артисты Илдар Абдразаковка «РФ халык артисты» исеменә күкрәк билгесе тапшырды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илдар Абдразаковка Россиянең халык артисты исемен бирү турында декабрь уртасында билгеле булды. Ул илебез музыка сәнгатен үстерүдәге зур казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен билгеләп үтелде.
Илдар Абдразаков Владимир Путинга Кырым ярымутравындагы беренче – Севастополь дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнүе өчен рәхмәт белдерде.