«Җиңү белән көтәбез!»: Рөстәм Миңнеханов Татарстан хәрбиләрен бүләкләү видеосын күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы республика халкын бүләкләү тантанасының видеоязмасын урнаштырды.
«Татарстан сугышчылары хәрби бурычларын үтәгәндә гаять зур батырлык күрсәтә. Сезнең белән горурланабыз!» - дип язды Рөстәм Миңнеханов MAX мессенджерындагы блогында.
Тантаналы өлештән соң Татарстан артистлары хәрбиләр өчен концерт куйды.
«Ватаныбызны саклаган һәр сугышчының батырлыгы – илебезнең бөек байлыгы! Егетләр, намуслы хезмәтегез һәм фидакарьлегегез өчен чиксез рәхмәт! Җиңү белән көтәбез!» – диде ТР Рәисе.
Видео: max.ru/rustamminnikhanov