Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Сабантуй» журналы «Яраткан китапханәчем» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында «Сабантуй» журналы игълан иткән «Яраткан китапханәчем» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.

Бәйгегә 30лап эш кабул ителгән һәм аның 13е җиңүче итеп сайланган, аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүче балаларның иншалары ел буе «Сабантуй» журналында басылып барган.

Бәйгедә катнашкан балалар Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән: Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Минзәлә шәһәрләре, Арча, Актаныш, Саба, Питрәч, Кукмара, Мөслим, Апас районнары. Балаларның Татар китабы йортында сакланып килгән ядкәрләр, аларның тарихы белән танышып китү мөмкинлеге бар иде. Тантананы башлап җибәрү алдыннан китапханәчеләре белән килгән балалар өчен экскурсия үткәрелде.

«Без укучыларны җәлеп итү өчен даими рәвештә бәйгеләр оештырып торабыз. Баланы кызыксындыру өчен бу иң отышлы алым, чөнки балалар хәзер китап укырга яратмаса да, бүләкләр алырга ярата. Шуңа күрә без ел саен төрледән-төрле бәйгеләр оештырабыз. Мәктәпләр белән актив эшләгәнгә укучыларны, укытучыларны да журналыбызда күрсәтәсе килде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Сабантуй» журналының баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова.

Ул бәйгедә китапханәчеләрнең активлыгына да игътибар итте. «Китапханәчеләр дә балаларга китап, басмалар турында сөйләгән, укуга, китапка бәхетне уяткан кеше бит алар. Бу бәйге белән аларның хезмәтләренә игътибарны юнәлтәсебез килде. Күп очракта китапханәче эше күренмичә кала, аларны китап биреп утыручы дип кына саныйлар. Ләкин балалар язган иншалардан күренә: алар укуга кызыксынуны уятыр өчен күп төрле алымнар куллана икән. Алар арасында, мәсәлән, кемдер чәй әзерләп каршы ала, кемдер гөлләр үстерә. Төрлечә игътибарны җәлеп итәләр», - диде ул.

  • «Яраткан китапханәчем» бәйгесе китап укучылар санын арттыру, китапханәче хезмәтен күрсәтү максатыннан эшләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *