Хәрбиләрнең гаиләләренә Татарстан Рәисе исеменнән сабыйлар өчен 450 комплект тапшырылды
2025 елда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары Татарстан Рәисе исеменнән бүләк итеп яңа туган сабыйлар өчен 450 комплект алды. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары төрле түләүләр алу хокукына ия. Алар, мәсәлән, гаиләдә сабый туганда бирелә. Быел Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән 450 комплект тапшырылды», – дип белдерде министр.
Шулай ук чыгышында ул махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары финанс түләүләренә һәм төрле ташламаларга хокуклы булуларын билгеләп үтте. Әлеге ярдәм чаралары балаларны укытуга, уку йортларына керүгә, үз эшен алып баруга ярдәмгә, техник реабилитация чаралары алуга, эшкә урнашуга һәм башка күп кенә социаль ярдәм формаларына кагыла.