Рөстәм Заһидуллин «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясенә кушылды
Татарстан Республикасы Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2018 елдан бирле үткәрелә торган әлеге акция авыр чирле балаларның, ятим балаларның, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларның һәм хәрби хезмәткәрләр гаиләләрендәге балаларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Бу юлы министрга Алабуга районыннан алты яшьлек Максимның открыткасы туры килгән. Малай кышкы комбинезон турында хыяллануы турында язган. «Максимның теләген үтәрбез», – дип ышандырды Рөстәм Заһидуллин. Акциядә катнашу министр өчен ел саен кабатлана торган игелекле традициягә әверелгән, ул балаларга Яңа ел могҗизасын бүләк итәргә мөмкинлек бирә.