Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Альмир Абашев: Проблемалы районнарда табибларның хезмәт хакын яңадан карарга тәкъдим итәм

Татарстан Республикасында дәүләт статистикасының оператив мәгълүматлары буенча 15 меңнән артык табиб эшли. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылышының унҗиденче утырышында республика сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев белдерде.

«Моннан тыш, республикада 38 мең урта медицина хезмәткәре эшли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: муниципаль берәмлекләр арасында табиблар белән тәэмин ителеш тигез түгел», – дип сөйләде ул.

Абашев сүзләренчә, иң депрессив территорияләр булып халкы 50 меңнән 500 меңгә кадәр булган шәһәр берәмлекләре тора. Әлеге шәһәрләрдә «Авыл табибы», «Авыл фельдшеры» программалары гамәлгә ашырылмаган, алар беренчел звеноны модернизацияләү программасына эләкмәгән, ә махсус социаль түләүләр дәрәҗәсе авыл җирлегенә караганда шактый түбәнрәк.

«Мондый шәһәрләргә Лениногорск, Чистай, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама һәм башкалар керә. Шуның белән бергә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча кадрлар хәрәкәте балансы уңай күрсәткечкә иреште — тармакка 239 табиб килде», — дип өстәде Абашев.

Татарстанда федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге социаль ярдәм чаралары гамәлдә. «Без, беренчедән, проблемалы районнарда хезмәт хакы буенча юл карталарын яңадан карарга, икенчедән, яңа җәлеп ителгән белгечләр өчен торак базары үсеше буенча муниципаль план төзергә, өченчедән, яшь белгечләрне саклап калу максатыннан әлеге районнардагы стационарларны һәм поликлиникаларны технологик яктан өстәмә җиһазлауны тәкъдим итәбез», — дип йомгаклады сәламәтлек саклау министры.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *