Түбән Кама автовокзалын капиталь ремонтлауга 87 миллион сум юнәлдереләчәк
Түбән Кама районына автовокзалга капиталь ремонт ясау өчен 87 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан шундый карар кабул ителде.
Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, бу җәмәгать транспорты системасын үзгәртеп кору буенча киң колачлы эш кысаларында мөһим һәм вакытлы адым булып тора. Сүз инфраструктураны, хәрәкәт составын яңарту һәм пассажирлар өстәмә уңайлыклар тудыру турында бара.
Район җитәкчесе сүзләренчә, хәзерге вакытта проектлау этабы башлана, шуннан соң якын арада турыдан-туры ремонт эшләренә керешергә ниятлиләр.
Радмир Беляев шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка Түбән Каманы үстерүгә ярдәм иткәннәре һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.