Татарстанда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 345 берәмлек махсус техника эшли
Фото: mindortrans.tatarstan.ru
Татарстанда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзерге вакытта 345 берәмлек махсус техника эшли. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, төнлә юлларга хезмәт күрсәтүне 230 берәмлек махсус техника тәэмин иткән. Узган тәүлектә автомобиль юлларын эшкәртү өчен 4 759 тонна ком-тоз катнашмасы, 284 тонна тоз һәм 70 тонна тоз эремәсе сарыф ителгән.
Синоптиклар фаразлавынча, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак һәм урыны белән бераз кар явачак. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Көндез температура -18..-23 градус, Татарстанның көнчыгыш районнарында -24..-27 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында машина йөртүчеләрне сак булырга һәм рульдә игътибарлы булырга өндәделәр.