Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөфти Камил хәзрәт һәм Васил Шәйхразыев хәләл индустрияне үстерү хакында фикер алыштылар

Бүген Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашты. Әлеге чарада шулай ук Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм куллану базары идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында җитәкчеләр узып баручы елга нәтиҗәләр ясады һәм 2026нчы елга хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләде. Васил Габтелгаяз улы Мөфти Камил хәзрәткә татар-мөселман традицияләрен саклауда һәм ныгытуда актив ярдәм күрсәткәне, Татарстанда һәм Россиядә хәләл индустрияне үстерү буенча зур хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. Васил Габтелгаяз улы Татарстан мөфтиятенең «Хәләл» стандарты комитетының профессиональлеген югары бәяләде.

Очрашу барышында җитәкчеләр илебездә хәләл стандартларын гамәлгә ашыру һәм бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте каршында ведомствоара эшче төркем булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аның составына Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россия Кулланучылар күзәтчелеге һ.б. оешма вәкилләрен кертергә тәкъдим ителде.

Моннан тыш, очрашуда җитәкчеләр Татарстан мөфтиятенең «Хәләл» стандарты буенча комитет базасында хәләл стандартлар буенча махсуслашкан беренче лаборатория – Россия Хәләл Үзәген булдыру планнары турында сөйләште.

Васил Шәйхразыев шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды һәм Мөфти Камил хәзрәтнең татар телендә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен әзерләү башлангычын хупларга әзер булуын белдерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *